Гөлшат Рәдиф кызы радиотыңлаучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Бу бәйрәм көннәрендә республикада планлаштырылган әһәмиятле чаралар турында сөйләде.
Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәү буенча яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады.
Шулай ук сүз Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнарының иҗтимагый оешмалар, профильле коммерцияле булмаган оешмалар белән берлектә гаиләләр белән тыгыз элемтәдә эшләве, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең оештыру һәм ресурс потенциалыннан файдалану турында барды.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.М.Әхмәтшина да әлеге чараның кунагы булды. Ул Мамадыш районында гаилә традицияләрен саклау, популярлаштыру һәм әлеге юнәлештәге чаралар үткәрү турында сөйләде.