Актаныш районы ЗАГС бүлеге гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан 8 июльдә 100 нче бала булып теркәлгән Зәлиягә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти- Харисов Ильвир Нурсаяф улы хәм әнисе- Харисова Лилия Марат кызы икенче балалары- кызларына Зәлия исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.