8 нче июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районының Ике Басу Арташ авылында районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Кәримов Әхмәтгаян Гомәр улына һәм Гандәлиф Фәрхетдин кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И., Олы Арташ авыл советы җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., балалары, туганнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International