Бөтен Рәсәй күләмендә үткәрелә торган гаилә, мәхәббәт тугрылык көнен Буа ГХАТ бүлеге Камалетдиновлар гаиләсә белән үткәрде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

2019 елның 8 июлендә Буа ГХАТ бүлегендә  Мөнип Нигматҗан улын һәм Ризидә Тагир кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырырга Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рәфис улы Камартдинов килде. Ул Камалетдиновлар гаиләсенә  Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле бүләк һәм үзенең җылы сүзләрен җиткерде. Рәсәйдә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне 2008 елда үткәрелә башлады. Мәхәббәт, тугрылык медале – Акчәчәк символы. Ул – гаиләдә пакълекне аңлата.

Бәйрәм тантанасында үзләренең 25 һәм 30 ел бергә гомер кичерүләренә Әглиуллиннар гаиләсе, Яковлевлар һәм Силиннар гаиләләре катнаштылар.

Шулай ук бәйрәмдә яшь әниләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бәйрәм ахырында Буа районы ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева кунакларга исәнлек, иминлек, күңел тынычлыгы теләкләрендә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International