Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 12 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарнын тормыш сыйфатларын арттыру очен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңнән артык гаилә сертификатлар алды.
Ә Бөтенрәссәй “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”көне алдыннан Россия Федерациясе Пенсия фондының Әлмәт шәһәрендәге районара идарәсе начальнигы Фая Атлас кызы Якупова Диләрә Наил кызы һәм Хенвен Екатерина Геннадий кызына Ана капиталы алу өчен сертификатларын тапшырды.
Татарстан республикасында туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларның берсе - авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр. Әлмәт шәһәрендә Бөтенрәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылган тантаналы чарада социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Әслахетдин кызы Гиматдинова Макарова Елизавета Николай кызына 50 000 сум күләмендәге сертификат тапшырды. Аларның гаиләсендә беренче балалары, уллары Виктор туган.