2019 елның 9 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Герасимов Василий Геннадий улы һәм Екатерина Игорь кызы гаиләсендә булды. 5 июль конне аларның ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга Кирилл һәм Матвей исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык, игезәк балалар туу белән котлыйбыз. Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар, һәм сабырлык телибез.