Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәр ГХАТ бүлекләрендә традиция буенча аншлаг. Иң беренче кунаклар булачак яшь парлар - Александр һәм Анастасия, алар яшь гаилә төзергә һәм ГХАТ бүлегенә гариза бирергә карар кылганнар. Ярәшү тантанасы булачак парлар өчен сюрприз булды. Борынгы риваять нигезендә, бу көнне ярәшүчеләр һәм өйләнешүчеләр бәхетле булачак, чөнки князь Петр һәм аның тугры хатыны Феврония Муромскийлар яклавы астында булачак. Һәм менә Александр һәм Анастасия уртак гаризага кул куйдылар, билгеләнгән көнгә никах теркәүгә чакыру алдылар, хәзер алар – кияү һәм кәләш һәм туйга әзерләнә! Булачак яшь парларны Казан шәһәре Думасы депутаты Нияз Мансур улы Гафиятуллин һәм Идел буе ГХАТ бүлеге җитәкчесе Вера Василий кызы Потапова котлады. Яшьләргә иң романтик һәм назлы хисләрне сынап карарга, якынлашып килгән вакыйганың мөһимлеген аңлап, һәр мизгелдән ләззәт алырга теләделәр! Яшь парларга ярәшү истәлегенә «Татарстан җире чишмәләре» китабын һәм торт бүләк иттеләр.