Бөгелмә шәһәрендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бөгелмә шәһәрендә узган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасында, шәһәр мэры урынбасары Ирина Борисовна Белова Лексиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

Римма Гыйләҗ кызы һәм Юрий Григорьевич быел 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Алар гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларны җаваплы тәрбияләү, актив гражданлык позициясе буенча үрнәк булып торалар.

Гаилә башлыгы Юрий Григорьевич тумышы беләнБөгелмәдән. Римма Гыйләҗ кызы Чистай шәһәрендә туа. Алар бию түгәрәгендә танышалар, яшьләр әлеге түгәрәккәзур теләк белән хезмәт көненнән соң килә торган булалар. Биюгә мәхәббәт ике гашыйк өчен уртак шөгыль була.

Ир белән хатынның һәркайсы сайлаган һөнәрләренә тугыры була. Үз вазифаларына намуслы мөнәсәбәт аларга югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Юрий Григорьевич токарь-вышкомонтажниктан мебель фабрикасы директорына кадәр зур хезмәт юлы уза. Римма Гыйләҗ кызы балалар бакчасында тәрбияче, методист, аннан соң 20 елга якын шәһәр администрациясендә торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә эшли.

Юрий Григорьевич һәм Римма Гыйләҗ кызының хезмәтләре шәһәр җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлек ир белән хатынга якыннарына карата ихтибарлылыкны, ярдәмчелекне, ныклы һәм тату гаиләне саклап калырга комачауламаган.

Юрий Григорьевич һәм Римма Гыйләҗ кызының балалары дөрес тормыш өстенлекләре һәм ориентирларына ия, алар җәмгыятьтә хөрмәткә ия, тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булып торалар. Аларның өч оныклары бар – Эллина, Эвелина, Артем.

Хезмәттәшләре, туганнары һәм шәһәр халкы арасында Лексиннар гаиләсе мәхәббәт һәм тугрылык нигезләренә ия гаилә буларак мәгълүм һәм зур хөрмәткә ияләр. Игелек, бер-береңне кайгырту, хезмәт сөючәнлек, ышанычлылык, ярату, җәмгыятькә файдалы булу теләге – Лексиннар гаиләсенең төп кыйммәтләре. Бу гаилә рухи гаилә кыйммәтләрен саклауның ачык мисалы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International