2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан кечкенә Алабуга кызы туу теркәлде.
Дамир һәм Елена Галиевлар гаиләсендә беренче бала туды. Эмиль 29.07.2022 елда дөньяга килде. Яшь гаиләгә тәрбияләүдә уңышлар, гаилә иминлеге, ә Эмилгә Бәхетле балачак телибез!
Баулы район ГХАТ бүлегендә июль аенда 14 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 7 – малайлар, 7 – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 5 – өченче, 2 – дүртенче булып туды.
2022 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1104 бала туу теркәлде, шуларның 543е малай, 561се кыз.
Туйларга иң бай айларның берсе – июльнең нәтиҗәләрен китерик.
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның июль аенда Әлмәт шәһәрендә 176 бала дөньяга килде. Алар арасында 92 малай һәм 84 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1200 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4470 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне – 44 яшьтә, иң яшь әти – 19 яшьлек, ә иң өлкәненә – 55 яшь.
Чернышевка авылында яшәүче Кадыйровлар Габделхамид һәм Сылубикә шушы көннәрдә 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Парларны бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов котлады. Ул гаиләгә җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.
Дүәләт хезмәтләре аркылы никахны рәсмиләштерү турында гариза бирү мөмкинлеге яшь парлар өчен бу процедураны күпкә җиңеләйтә. Шуңа күрә бу хезмәт кияүләр һәм кәләшләр арасында бик популяр.
2022нче елның 30нчы июлендә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда уртак гаилә кору алдыннан яшь парлар өчен инструктаж узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак кияү һәм кәләшләрне никах рәсмиләштерүнең тәртибе белән таныштырдылар һәм аларның барлык сорауларына да җавап бирделәр.
Бүген 29 июль көнне, Алексеевск ГХАТ бүлегендә Г.С. Боровикова исемендәге №3 мәктәп укучылары кунакта булдылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларга эшчәнлекләре турында сөйләделәр.