ТР ӘМР башкарма комитетының ГХАТ идарәсенен 7 ай нәтиҗәләре!

2022 елның 31 июле, якшәмбе

2022 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1104 бала туу теркәлде, шуларның 543е малай, 561се кыз.

Игезәк балалар туган 14 гаилә икеләтә бәхеткә ия булды. Ясминә, Амелия, Артем, Әминә, Мирон кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Линур, Леонела, Эзель, Эльман, Тамир, Тихон, Лира, Әмир, Ярина, Эвита, Рамир, Суламита сирәк исемнәр булды.

2022 елның башында Әлмәт шәһәрендә 563 гаилә төзелгән. Аларның 271е җәйге чорда гына да никахларын теркәгән. ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне тормышларындагы мөһим вакыйгалар белән котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International