Гаилә «сез ир һәм хатын» дип игълан итүдән, беренче гаилә үбешүеннән, туй вальсы һәм Мендельсон маршыннан башлана.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 05.08.2022 елда 300нче пары теркәлде.
Еллар аша мөнәсәбәтләрнең җылылыгын һәм эчкерсезлеген саклап калу һәм алып бару һәркемнең көченнән килми. Тик ир белән хатынның мәхәббәте, тугрылыгы һәм ихтирамы гына аларга шушы датага ирешергә ярдәм итте.
5 август Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Акция авыр тормыш хәлендә калган балалар, шулай ук инвалид балалар өчен оештырылды.
Гүзәл һәм иң эссе вакыт нәниләргә характерның ныклы сыйфатларын бүләк итә. 2022 елның июлендә туган балалар аерым максатчанлык белән аерылып тора. Алар һәрвакыт үзләре уйлаган планнарның логик төгәлләнүенә килергә тырышачак.
Яшел Үзән муниципаль районының «Васильево» шифаханәсе базасында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Донецк һәм Луган халык Республикаларында яшәүчеләр белән очрашу уздырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «2022 елның беренче яртыеллыгында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләте бирелгән органнар эше һәм алдагы чорга бурычлар турында» видеоэлемтә режимында эшлекле киңәшмә узды.
Беренче караштан яратып гөмер юлын бергә үтәрдәй кешеңне табу – зур бәхет. Юрий Константин улы һәм Валентина Федор кызы Пашагиннарның тормышы турында китап язып яки матур кино төшереп була. Танышып ике атна үтүгә алар бергә Казахстанга китәләр һәм төзүчеләр-комсомолецлар өчен өйләр төзиләр.
2022 нче елның 3 нче июлендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Каролина исемле кызның тууы теркәлде.
Июль аенда Бөгелмә районында 69 бала туган, шуларның 33 малай һәм 36 кыз. Агымдагы елның 7 аенда барлыгы 427 бала туган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4 586гю, ә иң кечкенәсе – 2 027г., 24 гаиләдә беренче бала туган, икенче балалар – 21 гаиләдә туган, беренче тапкыр күп балалы гаилә статусына 14 гаилә ия була. Дүртенче, бишенче балалар 10 гаиләдә дөньяга килгән.