Яшел Үзән муниципаль районының «Васильево» шифаханәсе базасында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Донецк һәм Луган халык Республикаларында яшәүчеләр белән очрашу уздырдылар. Очрашу барышында гражданнар консультатив ярдәм һәм үз сорауларына җаваплар алдылар. Чит дәүләтләр һәм БДБ илләре территорияләреннән документлар соратып алу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. 20 дән артык кеше документларны рәсмиләштерүдә ярдәм алды.