Чистай районында 2022 нче елның өч йөзенче баласы теркәлде

2022 елның 3 августы, чәршәмбе

2022 нче елның 3 нче июлендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Каролина исемле кызның тууы теркәлде.

Гаилә берлегенә 10 ел. 2012 елда София дөньяга килүе белән әти-әнисен бәхетле итә. Аңа 2 яшь тулгач сеңлесе Ева туа. Һәм менә әле күптән түгел, 19 июльдә, Каролина - Киселевлар гаиләсендә өченче принцесса туа.

Яңа туган сабыйга исемне әти-әниләр бергә сайладылар. Каролина исеме Германиядә барлыкка килгән. Тәрҗемәдә исемнең мәгънәсе – «ирекле кеше», «бәхет яки шатлык җыры».

Быел Чистай районында өч йөзенче булып туган Каролинаның әтисе матур открыткалар һәм бүләк алды, шулай ук әти-әниләренә ГХАТ бүлеге коллективыннан ихлас һәм җылы теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International