Беренче караштан яратып гөмер юлын бергә үтәрдәй кешеңне табу – зур бәхет. Юрий Константин улы һәм Валентина Федор кызы Пашагиннарның тормышы турында китап язып яки матур кино төшереп була. Танышып ике атна үтүгә алар бергә Казахстанга китәләр һәм төзүчеләр-комсомолецлар өчен өйләр төзиләр.
Татарстанга кайткач алар Түбән Камада урнашалар һәм тормышларын яраткан эшләренә – төзелешкә багышлыйлар, башта техникумга укырга керәләр, аннары институт та бетерәләр. Валентина Федор кызы гөмер буе шушы өлкәдә эшләп инженер вазифасында пенсиягә китә. Юрий Константин улы җитәкчелеге белән шәһәребездә һәм районыбызда йөздән артык объект төзелгән.
Бүген Юрий Константин улы һәм Валентина Федор кызы бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Алар башкаларга үрнәк булырдай гаилә корып ике кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары аларга ике онык бүләк иткәннәр.
Истәлекле вакыйга хөрмәтенә юбилярларның исемнәре ГХАТ идарәсе Мактау китабына кертелде.