Бөгелмә районында июль аенда туучылар санына йомгак ясыйк

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Июль аенда Бөгелмә районында 69 бала туган, шуларның 33 малай һәм 36 кыз. Агымдагы елның 7 аенда барлыгы 427 бала туган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4 586гю, ә иң кечкенәсе – 2 027г., 24 гаиләдә беренче бала туган, икенче балалар – 21 гаиләдә туган, беренче тапкыр күп балалы гаилә статусына 14 гаилә ия була. Дүртенче, бишенче балалар 10 гаиләдә дөньяга килгән.

Иң яшь әтигә 21 яшь, ә иң өлкәненә 45 яшь. Иң яшь әнигә 18 яшь, ә иң өлкән әнигә 39 яшь. Арсений, Мирон, Самира, Ева исемнәре популярлыгын югалтмый. Бу елның июль ае өчен иң гадәти булмаган исемнәр: Луна, Арнэлла, Айлин, Илария, Әлфир.

Июль аенда ГХАТ бүлегендә 100 пар үзләренең никахларын теркәделәр.  Иң яшь кәләшкә 19 яшь, ә иң өлкәненә 59 яшь. Иң яшь кияүгә – 19, ә иң олысына 67 яшь. Элеккеге ир белән хатын булып яшәп, аерылган 3 пар никахларын кабат теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International