2022 елның 2 августында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан кечкенә Алабуга кызы туу теркәлде.
Сабый десантник әтисенә бүләк булып ВДВ бәйрәм көне алдыннан туган. Бәхетле әти принцесса кызынын беренче документын бәйрәмгә багышланган, тантаналы митингтан соң алырга килде. Шундый Әти, чын ир-ат янында кечкенә кыз үзен тулы куркынычсызлыкта хис итә ала. Тюгашевлар гаиләсенә иминлек, бәхет һәм барлык планнарның тормышка ашуын телибез.