Бүген Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Азат һәм Фәһимә Әмировлар гаиләсе 50 еллык юбилеен бәйрәм итә.
2 март көнне Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда «Юлдаш» хатын-кызлар клубының психолог Дания Трухан белән беренче очрашуы узды. Җылы, дустанә шартлар барлык катнашучыларны да ачык диалогка һәм иң нәзакәтле мәсьәләләр буенча фикер алышуга көйләделәр. Мондый очрашулар ай саен уздырылачак.
Балага исем бирү - ата-ананың төп бурычларының берсе. Исем кешенең характерына һәм аның язмышына йогынты ясый дип санала. Эмиль һәм Лиана Газиевлар яңа туган сабыйларын Әминә дип атадылар. Бу исем гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «тугры», «ышанычлы» дигәнне аңлата.
Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. Бу көнне ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты, СССР Эчке эшләр министрлыгы һәм СССР Мәгариф министрлыгы коллегиясе карары белән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары турында Нигезләмә расланды.
Кашапов Салават һәм Чердакова Камилла үзләренең мөнәсәбәтләрен 90 нчы еллардагы кияү белән кәләшнең оригиналь образларына киенеп теркиләр.
2023 елның 2 мартта узган Нурлат гимназиясенең унынчы сыйныф укучылары гаилә нигезләре дәресен озак вакытларга исләрендә калдырачак. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки дәрес мәктәп партасы артында түгел, ә Никахлашу сараенда узды. Балаларны документларны алып бару, хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
2023 елның 2 мартында Гайфуллиннар Мәүлетҗан Гыйбадулла улы һәм Гүзәлия Бари кызы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә туйларының 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
2 мартта Баулы ГХАТ бүлегендә районның 6 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Идиатуллина Амила, Хәмидуллина Лика, Брылков Дмитрий, Гәрәев Рөстәм, Муратхузин Султан, Хәлиуллин Салават үзләренең беренче документларын һәм җылы котлаулар кабул иттеләр.
Февраль аенда Бөгелмә муниципаль районында 55 сабый, шул исәптән 30 малай һәм 25 кыз тууы теркәлгән. Беренче балалар 17 гаиләдә туган, 18 гаиләдә икенче балалар, 20 гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар.
Язның беренче көнендә «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Миргаяз һәм Рәисә Рамазановларны, Миргаяз һәм Фәнүсә Сәлемгәрәевларны «алтын» туйлары белән котлады.