Яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары үз тарихын 1973 елның 6 мартында башлый. Бу көнне ВЛКСМ Үзәк Комитеты секретариаты, СССР Эчке эшләр министрлыгы һәм СССР Мәгариф министрлыгы коллегиясе карары белән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары турында Нигезләмә расланды.
1973 ел ахырына 14 меңгә якын ЮИД отряды эшли, аларның слетлары һәм ярышлары оештырыла. Ике елдан соң «Орленок» лагеренда яшь хәрәкәт инспекторларның I Бөтенроссия слеты була.
Татарстан Республикасы яшь хәрәкәт инспекторлары ил дәрәҗәсендә беренче тапкыр 1986 елда үзләрен таныттылар. Нәкъ шул вакытта республика командасы «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия велосипедчылар ярышларында җиңүче булды.
Бүген Татарстанда 1500 ЮИД отряды актив эшли, алар үз сафларында 19 мең баланы берләштерә.
ЮИД хәрәкәте активистлары Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре ярдәме белән мәгариф оешмаларында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып баралар, пропаганда материаллары чыгаралар, юл хәрәкәте иминлеге өчен агитация ясыйлар, балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча рейдларда катнашалар, яктылык кайтаргыч элементлар тараталар һәм юлда күренер өчен аларны ничек дөрес кулланырга кирәклеген аңлаталар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен белүләрен, төрле фигуралы киртәләрдә һәм автошәһәрдә велосипед белән идарә итү осталыкларын «Имин тәгәрмәч» конкурсларында күрсәтәләр.
2017 елдан балалар сәламәтләндерү лагеренда ЮИД отрядларының бушлай профильле сменасы үткәрелә.
Чараларны мәгълүмати-пропагандалау өчен 2018 елның 4 декабрендә Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә ЮИДның өч балалар матбугат үзәге ачылды.
2020 елдан ЮИД отрядлары педагог-җитәкчеләренең эшчәнлеге өстәмә рәвештә акчалата премия белән стимуллаштырыла.
Ел саен республика конкурслары, вебинарлар һәм форумнар үткәрелә.