Баулы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшырылды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2 мартта Баулы ГХАТ бүлегендә районның 6 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Идиатуллина Амила, Хәмидуллина Лика, Брылков Дмитрий, Гәрәев Рөстәм, Муратхузин Султан, Хәлиуллин Салават үзләренең беренче документларын һәм җылы котлаулар кабул иттеләр.

Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хөснуллина яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ  бүлеге җитәкчесе С.Т. Мөрсәлимова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International