«Алтын» юбилярлар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Язның беренче көнендә «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Миргаяз һәм Рәисә Рамазановларны, Миргаяз һәм Фәнүсә Сәлемгәрәевларны «алтын» туйлары белән котлады.

Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International