2023 елның 2 мартта узган Нурлат гимназиясенең унынчы сыйныф укучылары гаилә нигезләре дәресен озак вакытларга исләрендә калдырачак. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки дәрес мәктәп партасы артында түгел, ә Никахлашу сараенда узды. Балаларны документларны алып бару, хезмәткәрләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Егетләр һәм кызлар кияү һәм кәләш бүлмәләрендә булдылар, Нурлат шәһәрендә туган укучылар үзләренең туу турында таныклык язмаларын, әти-әниләренең генә түгел, әби-бабайларының да язылышу язмаларын күрү мөмкинлегенә ия булдылар.
Гимназия укучыларының «Хатын-кыз җаны» спектакленнән куелган өзекне сәхнәләштерү җавап сүзе булды, тамашачылар 10 гаиләне 2022 елның декабрендә һәм 2023 елның гыйнварында яңа туган сабыйлары белән котладылар. «Яңа туган балага бүләк» район акциясе кысаларында нәниләрнең әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.