Әмировлар гаиләсенең «алтын» туе

2023 елның 3 марты, җомга

Бүген Сарман районы Җәлил поселогында яшәүче Азат һәм Фәһимә Әмировлар гаиләсе 50 еллык юбилеен бәйрәм итә. «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе» проектлары кысаларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Рафыйк Кәримов юбилярларны котладылар. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International