Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда «Юлдаш» хатын-кызлар клубының беренче очрашуы узды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

2 март көнне Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда «Юлдаш» хатын-кызлар клубының психолог Дания Трухан белән беренче очрашуы узды. Җылы, дустанә шартлар барлык катнашучыларны да ачык диалогка һәм иң нәзакәтле мәсьәләләр буенча фикер алышуга көйләделәр. Мондый очрашулар ай саен уздырылачак.

Әгәр сез гаиләгездәге проблемаларны ничек хәл итәргә белмисез икән яки сезгә авыр тормыш вәзгыятендә ярдәм кирәк булса, сезгә һичшиксез безнең клубка килергә кирәк. Киләсе очрашу 6 апрель көнне узачак, аңа 8-8555-43-09-00 номеры буенча алдан язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International