Балага исем бирү - ата-ананың төп бурычларының берсе. Исем кешенең характерына һәм аның язмышына йогынты ясый дип санала. Эмиль һәм Лиана Газиевлар яңа туган сабыйларын Әминә дип атадылар. Бу исем гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «тугры», «ышанычлы» дигәнне аңлата.
Бүген яшь әти-әнигә Никахлашу сараена исем кушу тантанасына җыелган туганнары һәм якыннары алдында кызларының беренче документын - туу турында таныклыгын тапшырдылар.