Февраль аенда Бөгелмә муниципаль районында 55 сабый, шул исәптән 30 малай һәм 25 кыз тууы теркәлгән. Беренче балалар 17 гаиләдә туган, 18 гаиләдә икенче балалар, 20 гаиләдә өченче һәм дүртенче балалар. Баланың иң зур авырлыгы 4400 гр., иң кечкенә 2259гр. Даниил, Александра, Ева иң популяр исемнәр булды. Иң гадәти булмаган исемнәр Аристарх, Аяз, Айлина, Айзиля.