Миңнеруй Нуретдин кызын тәбрикләргә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Сәхапова һәм ГХАТ бүлеге баш белгече Эльвира Равилова килделәр. Тантаналы шарларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау хатын укыдылар. Кунаклар Миңнеруй Нуретдин кызының һәм аның гаиләсенең сәламәтлеге һәм көнкүреше белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Тыл хезмәтчәне Нара-Елга авылында туган һәм эшләгән, дүрт ул тәрбияләп үстергән, хәзер аның тугыз оныгы һәм ундүрт оныкчыгы бар.
Илдус Әхмәтҗанов юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аның 100 яшьлек юбилеена кунакка килергә вәгъдә бирде.
2014 нче елның 14 нче февралендә Сарманда Гашыйклар көнендә бер пар язылышты: Сарман егете Рамил Хаҗиев белән Сарайлы кызы Нурания Зарипова мәхәббәтләрен рәсмиләштерделәр. Җәлилдә бу көнне өч пар язылышты.
Шул ук көнне "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" уздырган "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
2014 елның 14 февраленда гашыйклар көнендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 23 пар кавышты.
Бу көнне аларны тантана барышында “Домкор”төзелеш фирмасыннан Готвянская Светлана Михаил кызы “Алсу” микрорайоннында фатир алу өчен ташламалы сертификатлар тапшырды, ә ГХАТ идарәсеннән яңа өйләнешүче парларга гаилә учагы символы бирелде. Бүләкләр өйләрен җылытыр, ямьләндерер дип ышынабыз.
2014 елнын 11 февраль конендэ район узэк хастаханэсенен бэби тудыру булеге каршында иртэдэн жанлылык хокем сорде. Чэчэк бэйлэмнэре тоткан ир-егетлэр тыз-быз йорде, машиналар да гадэттэгедэн кубрэк иде. Элеге иртэдэ тудыру булегеннэн дурт бэбине ойлэренэ озаттылар. Бэхетле гаилэлэргэ Элки мунипипаль районы ЗАГС хезмэткэрлэре тантаналы рэвештэ, беренче дэулэт документы- туу турында таныклык хэм булэклэр тапшырды.
14 февраль – матур бәйрәм ә яшьләр өчен гаилә теркәү өчен иң символик көн. Бу көнне бөтен илдә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Ильяс Әскәров белән Алинә Җиһангирова нәк бу көнне үзләренең никахларын Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә законлаштырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөльназ Хәкимова яшьләргә истәлеккә бүләк тапшырды һәм озын-озак парлы гөмерләр теләде.
Кайбыч муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 14 февраль- гашыйклар көне уңаеннан Гәлиуллинар һәм Салаховлар гаиләләренә тантаналылы рәвештэ ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Пенсия фонды җитәкчесе сертификатларны тапшырганда гаиләләргә бердәмлек, сабырлык, рухи ныклык теләде.
Агымдагы елның 10 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районының Киңәшмәләр залында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, район һәм шәһәр җитәкчелеге катнашында атналык киңәшмә булып узды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина әлеге киңәшмәдә чыгыш ясап, җитәкчеләрне райондагы демографик хәл һәм ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең узган елдагы нәтиҗәләре белән таныштырды.
2013 елда Түбән Кама ГХАТ идарәсенә төрле сораулар белән 70 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, барлыгы 11187 гражданлык хәле акты теркәлгән, 18407 юридик гамәл башкарылган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда сигез мең документка артык.