Яңа тормыш хакына

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә Совет гаскәрләрен  Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Тукай районы  Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы узды.

Тантанада  сугышчы-интернационалистлар , һәлак булган солдатларның аналары белән бергә яңа өйләнешкән парлар Алексей  һәм Альбина  Калачиклар да  катнаштылар, һәйкәлгә иң беренчеләрдән булып чәчәкләр салдылар. Бу гаиләнең тормыш башлану көне  шулай ук  Гашыйклар көненә туры килде (День святого Валентина).

 Яшь парлар! Бүгенге- кышның иң җылы, иң мәхәббәтле бәйрәме Гашыйклар көне,Сезнең туй көне белән Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге тагын бер кат тәбрик итә,  сәламәтлек ,матур тигез көннәр тели! Бу көн –  тормышыгызның бәхетле башлангачы булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International