Бөек Ватан сугышы ветерананың тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Кәмалова Миңнеруй Нуретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

Миңнеруй Нуретдин кызын тәбрикләргә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, “Балкыш” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Сәхапова һәм ГХАТ бүлеге баш белгече Эльвира Равилова килделәр. Тантаналы шарларда Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау хатын укыдылар. Кунаклар Миңнеруй Нуретдин кызының һәм аның гаиләсенең сәламәтлеге һәм көнкүреше белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Тыл хезмәтчәне Нара-Елга авылында туган һәм эшләгән, дүрт ул тәрбияләп үстергән, хәзер аның тугыз оныгы һәм ундүрт оныкчыгы бар.

Илдус Әхмәтҗанов юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аның 100 яшьлек юбилеена кунакка килергә вәгъдә бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International