14 февраль – матур бәйрәм ә яшьләр өчен гаилә теркәү өчен иң символик көн. Бу көнне бөтен илдә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Ильяс Әскәров белән Алинә Җиһангирова нәк бу көнне үзләренең никахларын Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә законлаштырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөльназ Хәкимова яшьләргә истәлеккә бүләк тапшырды һәм озын-озак парлы гөмерләр теләде.
Шулай ук яшь Аскаровлар гаиләсе никахларын законлы рәвештә теркәгәннән соң Буа шәһәренең туган як музеен күреп, танышып чыктылар, ә музей хезмәткәрләре үз чиратында яшь парларны язылышканнан соң музейга керү традициясен яңартырга уйладылар һәм яңа 2014 елны - Мәдәният елын халкыбызның традицияләрен һәм йолаларын яңартудан башларга карар кылдылар. Яшьләр кунаклары белән шәһәребезнең һәм районыбызның тарихы белән таныштылар һәм Дворян залянда фотога төшеп, музейның Мактаулы кунаклары китабына үз теләкләрен язып калдырдылар.