Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе - саннарда

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елның 10 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районының Киңәшмәләр залында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, район һәм шәһәр җитәкчелеге катнашында атналык киңәшмә булып узды. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина әлеге киңәшмәдә чыгыш ясап, җитәкчеләрне райондагы демографик хәл һәм ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең узган елдагы нәтиҗәләре белән таныштырды.

2013 елда Түбән Кама ГХАТ идарәсенә төрле сораулар белән 70 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, барлыгы 11187 гражданлык хәле акты теркәлгән, 18407 юридик гамәл башкарылган. Бу  2012 ел белән  чагыштырганда сигез мең документка артык.

2013 елда Түбән Кама муниципаль районында 4145 сабый дөньяга аваз салган, 47 пар игезәк туган. Никахлашучылар саны 2431гә җитсә дә, 2012 нче ел белән чагыштырганда бу 6% кимрәк.

          Түбән Кама ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – гаилә институтын саклау, булачак ир белән хатын  арасында хөкем сөрергә тиеш булган бер-береңә тугрылык,  хөрмәт, ярату хисләрен пропагандалагау, яшь буынга һәр кешенең тормышында гаиләнең төп урынны алып торырга тиешлеген аңлату. Әлеге юнәлештә ГХАТ идарәсендә ике масштаблы программа тормышка ашырыла. Аларның берсе – “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” – мәктәп, колледжлар укучыларын күздә тотып эшләнгән.  “Яшь гаилә мәктәбе” исә, бүген-иртәгә никахларын рәсмиләштерү алдында торган парларга ориентлашкан. Аның кысаларында булачак ир белән хатын психологик консультацияләр ала, төрле мөһим чараларда катнаша.

Алга таба да әлеге мөһим эшләр дәвам итәр һәм Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе яңа уңышларга ирешер дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International