2014 нче елның 14 нче февралендә Сарманда Гашыйклар көнендә бер пар язылышты: Сарман егете Рамил Хаҗиев белән Сарайлы кызы Нурания Зарипова мәхәббәтләрен рәсмиләштерделәр. Җәлилдә бу көнне өч пар язылышты.
Шул ук көнне "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" уздырган "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Җиңүче Динар һәм Рәйлә Гыйләҗевләргә Рәмис һәм Алия Мөхетдиновларга матур теләкләр җиткерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Без барлык парларны Гашыйклар көне белән тәбрик итәбез: гаилә корганнарга – гаилә бәхете, балалар һәм оныклар куанычы, очрашып йөрүчеләргә – алга таба да матур пар булып, гаилә коруларын телибез.