Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Ылыя авылында дөньяга килгән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Ефим улы шушы көннәрдә үзенең 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
90 яшьлеге уңаеннан ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Миннегөл Муллахмәтова да тәбрикләделәр. Вәзир Фәизов юбилярга ил президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов имзалаган котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.
2014 нче елның 15 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла. Бу Сочидагы кышкы Олимпиада уеннарына багышлана.
Изге Вәли көнендә 2014 елның 14 февралендә Кулегаш авыл Советының Әгерҗе районының яңа мәдәният сараенда 14 яшлек балаларга уз гомерләрендә беренче паспорт тапшырдылар. Беренче паспортларны Кулегаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Субаева Светлана Андрей кызы тапшырды һәм тәбрикләде Иванова Надежда Павел кызын, Субаев Алексей Эдуард улын, Ишпаев Николай Петр улын.
Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.
2014 елның 14 февралендә ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 пар үзләренең никахын рәсмиләштерде. 14 февраль көне “Гашыйклар көне” булу уңаеннан яшь парларга язылышу татнтанасы вакытында истәлекле открыткалар тапшырылды һәм яшьләргә “Гаилә учагы” кабызырга тәкъдим ителде. Бу вазыйфаны алар бик теләп башкардылар.
14.02.2014 елда, Изге Валентин көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү аерым бер төрле булды.
Дөньядагы күп кешеләр бу бәйрәмне билгеләп узалар. Алар яраткан һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, тәм-том, уенчыклар, һава шарлары һәм, әлбәттә, валентинкалар – яратуларын белдереп яки мәхәббәт теләкләре белән шигырьләр язылган йөрәк формасындагы махсус открыткалар – бүләк итәләр.2014 елның 14 февралендә Кама Тамагы районы дәваханәсенең балалар тудыру бүлегендә тантаналы рәвештә Даныш авылыннан Ильсаф Гафуровка һәм Кама Тамагыннан Адель Шакировка туу турында таныклык тапшырылды.
Тантанада МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова катнашты.