14.02.2014 елда, Изге Валентин көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү аерым бер төрле булды

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

       14.02.2014 елда, Изге Валентин көне уңаеннан,  Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашуларны теркәү аерым бер төрле булды.

       Дөньядагы күп кешеләр бу бәйрәмне билгеләп узалар. Алар яраткан һәм кадерле кешеләренә чәчәкләр, тәм-том, уенчыклар, һава шарлары һәм, әлбәттә, валентинкалар – яратуларын белдереп яки мәхәббәт теләкләре белән шигырьләр язылган йөрәк формасындагы махсус открыткалар – бүләк итәләр. Бүгенге бәйрәмдә дә никахлашу тантанасындагы кунакларга валентинкалар, ә яшь парларга  язылушу турындагы таныклыклар өчен бәйрәм символы белән бизәлгән махсус конвертлар бүләк ителде.   

        Бу көндә котлаулар да үзенчәлекле булды. Мәхәббәтләрен раслап, озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләп, яшь парлар гаилә учагы кабыздылар. Изге Валентин көнендәге бер- береңә мәхәббәт һәм бәхет теләгән изге теләкләр тормышка ашар дип ышынабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International