Мөслим районы Иске Карамалы авыл җирлегендә Алтын Туй

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

2014 елның 14 февралендә Мөслим районы Иске Карамалы авыл җирлегендә Муллаһади һәм Рамбария Тимергалиевлар Алтын Туйларын билгеләп үттеләр. Нәкъ 50 ел элек Гашыйклар көнендә язылышып, алар гаиләдә эчкерсез мәхәббәт һәм йөрәк җылысын саклап кала алганнар.Тимергалиевлар бөтен көч һәм энергияләрен балаларына биргәннәр, җиде акыллы бала тәрбияләгәннәр – барысы да тормышта үз урынын, үз бәхетен тапкан. Бу пар яшь гаиләләр өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә эшчәнлек, игътирам һәм мәхәббәт үрнәге булып тора.

Бәхетле пар “Юбилярлар китабы”на кулларын куйды. Аннары аларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Насифуллина Алтын туйлары белән тәбрик итте, Мөслим районы Башлыгы Р.Х.Муллинның Рәхмәт хатын тапшырды, истәлекле бүләкләр һәм Бриллиант туйга чакыру юллады. Балаларының, якыннарының һәм авылдашларының котлауларыннан сон, Муллаһади абы    й һәм Рамбария апа кыңгыраулы атлар белән туган авыл урамнарын шаулатып үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International