2014 елның 14 февралендә Кама Тамагы районы дәваханәсенең балалар тудыру бүлегендә тантаналы рәвештә Даныш авылыннан Ильсаф Гафуровка һәм Кама Тамагыннан Адель Шакировка туу турында таныклык тапшырылды.
Тантанада МР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова катнашты.
Айрат Ринатович Даныш авылында яшәүче Рәзинә Гафурова һәм Кама Тамагыннан Алинә Шакированы шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга таныклык тапшырды.
Кама Тамагы МР ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова гаиләдә икенче бала туу белән котлап, истәлеккә бүләкләр бирде.
Шул ук көнне ГХАТ бүлегендә 2 пар - Балякаев Валерий Владимир улы һәм Татьяна Михаил кызы, Хәертдинов Денис Шамил улы һәм Аида Илдус кызы язылышты. Елена Тудимир кызы Гашыйклар көне уңаеннан аларга да истәлекле бүләкләр тапшырды.