Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Ылыя авылында дөньяга килгән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Ефим улы шушы көннәрдә үзенең 90- яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
90 яшьлеге уңаеннан ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Миннегөл Муллахмәтова да тәбрикләделәр. Вәзир Фәизов юбилярга ил президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов имзалаган котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.
Әйтергә кирәк, әле күптән түгел генә Федосия апа да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. 2015 нче елның октябрь аенда Петр абый белән Федосия апаның бергә гаилә коруларына 70 ел була.
9нчы дистәсен тутыруга да карамастан, героебыз хуҗалыгында умарталар тота, элегрәк гармуннар ясау белән дә шөгыльләнгән.
Егоровлар 6 кыз тәрбияләп үстергән. Бүген 10 онык һәм 14 оныкчыклары бар.
Петр Егоров кунакларга рәхмәт белдереп, үзе ясаган уен коралында “Авыл көе”н уйнап күрсәтте, олылап күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.