День влюбленных Этот праздник в середине февраля Отмечает вся планета Под название Земля

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

14 февраль, гашыйклар көнен яшьләр зарыгып көтеп ала. Ялгызлар нәкъ менә шушы көнне үз парларын табарга өметләнә, парлар бер-берсен котлый. Бу көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә 7 пар никахларын законлы рәвештә теркәде.Шушы парлар арасында Денис һәм Наталья Загировлар да бар. Яшь гаилә бу кәнне Минзәлә шәһәрендәге картлар йортында яшәүче сугыш ветераны Кузнецов Михаил Павел улын 95 яшьлек гомер бәйрәме-туган көне белән тәбрикләде. 65 елдан артык гомерен узенең тормыш иптәше Анна белән кулга – кул тотынып яшәгән Михаил ага яшьләргә үзенең хәер-фатихасын биреп чын күңеленнән котлады, рәхмәтен белдерде.Бу хәл картлар йортында яшәүчеләрнең генә түгел, анда эшләүчеләрнең дә күңеленә хуш килде. Алар узләренең яшьлекләрен, мәхәббәтләрен һәм туй көннәрен искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International