Кайбыч муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 14 февраль- гашыйклар көне уңаеннан Гәлиуллинар һәм Салаховлар гаиләләренә тантаналылы рәвештэ ана (гаилә) дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Пенсия фонды җитәкчесе сертификатларны тапшырганда гаиләләргә бердәмлек, сабырлык, рухи ныклык теләде.
Буыннар чылбырын бәйләү максатында, бу көнне ЗАГС бүлегенә никахларын теркәү өчен гариза биргән парлар, сабыйларны узләренең бүләкләре-йомшак уенчыклар белән сөендерделәр.