ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе

      17 нче, 18 нче мартта Спас районы Мәдәният йорты сәхнәсендә ике көн дәвамында “Созвездие-Йолдызлык –2014” ХIV ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында катнашучылар чыгыш ясады.

      Казан федераль университеты (Идел буе) хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгендә Гражданлык хәлләрен теркәү хезмәткәрләре өчен “Гражданлык хәле актларын теркәү: закончанлык, актуаль проблемалар һәм хәзерге үсеш” дигән  укулар узды. Бу укуларда районнан 5 кеше  катнашты.

2014 елның 19 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында шәһәребезнең  108 гаиләсе өчен  зур бәйрәм узды.

        Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында  Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе башлагы Рәвилә Гыйльметдин кызы Зарипова катнашты. Эти-эниләр бәйрәмнең төп хуҗалары – яңа  туган сабыйлар белән килгәннәр. Яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде.

       2014 нче елның 19 мартында Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте. 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр мөгаен.

      Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мубаракшина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәре Булат Аглеев катнаштылар. 

      Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына илебезнең геральдикасы, паспортның барлыкка килү тарихы  турында кызыклы презентация тәкъдим ителде, викторина үткәрелде.

     Яшь малайларга һәм кызларга зур кунаклар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина паспорт ияләрен чын күңелдән котлап истәлекле фотога чакырды.

      18 март көнне Казан аэропортында Сочи паралимпиадасының чемпионын - Рушан Миннегуловны каршы алдылар. Очрашуга спортсменның туганнары, якыннары һәм якташлары Сабалылар да килгән иде. Шулай ук аны бөек җиңүе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов һәм Саба район хакимият башлыгы Рәис Миннеханов та котладылар.

Ул дүрт бала анасы. Авылнын иң тыйнак, пөхтә, узеннән ерактан ук нур бөркелеп торучы апа. Телеңне йотарлык тәмле мич ашлары пешерә, ишек алды, капка төпләре җәй көне һәр елны шау чәчәктә. Гөлсәрия апаны котларга барлык җирдә яшәүче балалары, туганнары, куршеләре, авыл җирлегеннән котларга килгәннәр.

Марьям апа Әгерҗе районы Мордывый авылында туган. Сугыш башлану белән яшь кызны сугышка- окоплар казырга җибәрәләр. Аңа кайда гына эшләргә туры килми. Сугыш тәмамлангач Марьям Әгерҗенең ФЗО мәктәбенә укырга кереп вагоннар тикшеручесе белгечлеге ала һәм үзенең һөнәренә гомер буе тугры була. Ул узенең мактаулы һөнәрен зурлауларына бик шат. Аның нинди генә бүләкләре юк: “Почет билгесе” Ордены, Тимерьюлчылар җитәкчелеге тарафиннан почет грамоталары, рәхмәт хатлары, төрле медальләр.  Үзенең юбилей көнендә Мәрьям Галлямованы Әгерҗе район Башлыгы, Депо ветераннар Советы , профком председательләре һәм ГХАТ булеге  хезмәткәрләре котлап, бүләкләп, зурлап кайттылар.


18
март, 2014 ел
сишәмбе
      18 мартта Пенсия бүлегендә яшь әниләргә тантаналы рәвештә ана капиталын тапшырдылар. Бәйрәмгә 7 гаилә чакырылган. Сертификат ияләрен Апас районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ш.Ш.  Гаффаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Р.И. Насыйбуллина тәбрик иттеләр.

18 мартта  Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче тыл ветераны Полухина Мария Александр кызына 91 яшь тулды. Ул бик яшьли тол калып, берүзе 7 баласын карап устергән һәм бүгенге көндә балалары , 11 оныгы, 2 оныкчыгы белән бәхетле тормыш үткәрә. Аны бу зур гомер бәйрәме белән  ГХАТ бүлеге башлыгы З. Фаррахова тәбрик итте. 

18 март көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче Канзафаровлар парын 56 еллык гаилә бәйрәме белән котладылар.

    Хаҗәр Габдулловна һәм Мөхәмәт Галикарамович кулга кул тотынышып озак еллар мәхәббәтләрен саклап бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International