ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2014 ел
сишәмбе

18 март көнне Ютазы районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге эшчеләре Урыссу бистәсендә яшәүче Канзафаровлар парын 56 еллык гаилә бәйрәме белән котладылар.

    Хаҗәр Габдулловна һәм Мөхәмәт Галикарамович кулга кул тотынышып озак еллар мәхәббәтләрен саклап бәхетле гомер юлыннан атлыйлар. 

1921 елны Сокман авылында гомер итүче Гыйлметдин ага һәм Шәмсидәһа апаның гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килә. Алты бала арасында дүртенче кыз булып туган балага Мөнәвәрә исеме кушалар. Тырыш, нык холыклы, тәвәккәл кыз мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. 1936 нче елны Казан педагогик техникумына укырга керә, 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып кайта. Кара күзле, кара чәчле бу кызны язмыш камчысы иртә кыйный башлый, хәер бу аяныч хакыйкать аның күп чордашларына кагыла торгандыр.

     1942 елның 15 нче маенда Мөнәвәрә апа үз теләге белән фронтка китә. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп йөргән 21 яшьлек кыз бала Ржев шәһәрендә шоферлар курсларында укып фронтка эләгә. Аны Ерак Көнчыгышка япон самурайларына каршы сугышка җибәрәләр. “Полуторка” машинасы белән күпме юллар үтә ул, күпме йомышларны үти. Төп вазифасы сугыш кырына  корал ташу була. 1945 нче елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Кырынды авылына кайта. Күкрәген икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германия өчен”, “Япония өчен” медальләре, хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен бирелгән башка медальләр бизи. Кайткач та Мөнәвәрә апа укытучы хезмәтен дәвам итә һәм лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.

Март башында Питрәч районнында “Ин матур пар” конкурсына  йомгак ясалды. “Ин матур пар” дип Анастасия һәм Михаил Шмелевлар билгеләнде. Район газетасы “Алга” һәм  спонсор “Аймур” салоны аларга бүләклер тапшырды.

      Яшьләрне милли-мәдәни традиция­ләргә җәлеп итү, туган телнең, татар моңының кабатланмас матурлыгын тоярга өйрәтү, аларның рухиятен баету максатында оештырылучы бу чарада унбер кыз сынау тоттылар.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе
      Алексеевск муниципаль районында егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З. Суниева котлады.

2014 елның 17 мартында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Иван Сидоровның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.

         ЗАГС бүлегенең җитәкчесе  Н.Кадырова  яшь парга бәхет, уңышлар, нык гаилә учагы, балалары сау-сәләмәт  булып үсеп, аларны үзенең унышлары белән сөендереп торсын дигән теләкләр белдерде.

Ул Мадаминов Бахрам Камил улы һәм Альбина Фәрит кызы гаиләсе. Гаиләдә ике малай усеп килә, ә бу бала аларның көтеп алган кызлары, аңа матур – Амалия исеме куштылар. Мадаминовлар гаиләсен зурлап әбиләре, бабалары һәм якын туганнары каршы алырга килделәр. ГХАТ булеге начальнигы туу турында таныклык тапшырды, һәм аларга сәләмәтлек, байлык, гаилә бәхете теләде. 

      Балтач районы Куныр авылында 2014 елның 05 мартында Вахитов Айдар белән Алсу гаиләсендә игезәк кыз балалар туды. Балаларга Зәмирә һәм Зәринә дип исем куштылар. 17 март көнне Куныр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Назипова И.Н.  Вахитовлар гаиләсенә барып, туу турындагы таныклыкларны тапшырды.

16
март, 2014 ел
якшәмбе

2014 нче елның 16 нчы мартында Сарман районы Ләшәу Тамак авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар Советы белән берлектә Дүсем авылында яшәүче Яхина Фәнзия Идрис кызының 80яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фәнзия апаны котларга  балалары, оныклары туганнары җыелган иде.

Дүсем авылы мәчет төзелешенә, Ләшәү Тамак авылында мәдәният йортын булдыруда башлап йөргән Фәнзия апага авыл халкы бик зур рәхмәтле.


15
март, 2014 ел
шимбә
      2014 нче елның 15 мартында  Мамадыш районы ГХАТ бүлеге втераны Халидә Сафина 93 нче яшен каршы алды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, Халидә апаны чын күңелдән тәбрикләп кайттылар.
      Халидә апа әле дә шундый ук мөлаем, ачык, киң күңелле әңгәмәдәш. Үзенең эшен бик яратып сагынып искә ала. Өч малаена яраткан әни, оныкларына һәм оныкчыкларына алыштыргысыз әби. 
      Халидә апа күрсәтелгән игътибар, чәчәкләр һәм ккүчтәнәчләр өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.  Уңышлар һәм сабырлык теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International