ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу билге артында бөтен Россия буенча дистәләгән мең километр юллар, йөзләгән яңа мәктәпләр, мәдәният йортлары, меңләгән заманча поликлиникалар һәм яслесе булган балалар бакчалары, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, интернет, калдыкларны сортларга аеру өчен инфраструктура, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз бизнесларын үстерүче 1,3 миллионнан артык эшмәкәр бар.


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 12 апрель көнне Умяровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Таир Вәлиулла улы һәм Наилә Исмәгыйль кызы оч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар 12 оныкның уңышларына шатланып яшиләр.

12 апрельдә Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә 7 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары кунак булды. Югары сыйныф укучылары белән гаиләнең мөһимлеге, гаилә кыйммәтләре һәм ир-ат белән хатын-кыз арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итүче төп компонентлар турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге начальнигы Элла Демченко үткәрде.

2023 елның 12 апрелендә кеше беренче тапкыр космоска очуга 62 ел тулды. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Россия косманавтика көнендә паспортлар тапшырылды.

2023 елның 12 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 7пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Джумаев Кобилжон Мукимжон угли һәмРобия Эмомали кызы гаиләсендә булды. 24 март көнне аларның гаиләсендә ике кыз бала дөньяга килде.

Космонавтика  көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Тәтеш районыннан ике пар – ирле-хатынлы Гатауллин Әсхәт Габделәхәт улы, Разия Дәүләтшовна – Олы Турма авылында – 60 ел бергә гомер иткән һәм Байраш авылыннан ирле-хатынлы Гыймадиев Камил Сәлват улы, Рушания Гафият кызы – 55 ел бергә гомер итә.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 31 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Укуларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова алып барды. Ул балаларга гражданлык актлары теркәү бүлегенең эшчәнлеге, Никахлашу сарае бинасында үткәрелүче тантаналар турында сөйләде.

Табигатьтә яз хөкем сөрә, җир уяна, ә әйләнә-тирәбездә дөнья тылсымлы матурлыкка чума. Сәламәт кеше өчен - ул гадәти тормыш. Иртән торгач, без барыбыз да эшкә ашыгабыз, безгә дә кайчандыр картлык килер дип уйламыйбыз.


8
апрель, 2023 ел
шимбә

8 апрель көнне Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж узды. Җәйге сезон алдыннан никах теркәргә теләүче парлар арта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International