8 апрель көнне Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж узды. Җәйге сезон алдыннан никах теркәргә теләүче парлар арта.
Очрашуда ГХАТ идарәсе белгече документларны рәсмиләштерүгә кагылышлы төп мәсъәләләргә тукталды, шулай ук никахны теркәү тантанасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Соңыннан, психолог Дания Трухан кияү-кәләшләрне нык һәм тату гаилә төзү серләренә тешендерде.