Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 31 нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе үткәрелде

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 31 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды. Укуларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова алып барды. Ул балаларга гражданлык актлары теркәү бүлегенең эшчәнлеге, Никахлашу сарае бинасында үткәрелүче тантаналар турында сөйләде. Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм үз белемнәрен актив күрсәттеләр.

Дәрес ахырында Гөлназ Илдус кызы укучылар өчен архив саклагычына экскурсия үткәрде. Балалар ГХАТ идарәсе «йөрәге» нинди хәзинәләр саклавы турында мавыгып тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International