Табигатьтә яз хөкем сөрә, җир уяна, ә әйләнә-тирәбездә дөнья тылсымлы матурлыкка чума. Сәламәт кеше өчен - ул гадәти тормыш. Иртән торгач, без барыбыз да эшкә ашыгабыз, безгә дә кайчандыр картлык килер дип уйламыйбыз.
Христиан бәйрәме Якты Пасха алдыннан 11 апрель көнне Тәтеш районының Олы Шемәк авылында өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына - ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова, эшмәкәр Володар Тимофеев, шәхси сак предприятиесе директоры Валерий Секанкин бардылар. Кунаклар интернатка кирәкле хуҗалык товарлары рәвешендә хәйрия ярдәме, шулай ук биредә яшәүчеләр өчен татлы күчтәнәчләр китерделәр.
Күзәтчелек советы председателе буларак, Лариса Дианова үз фикерләре белән уртаклашты: «...Без өлкән яшьтәге якташларыбызны шатландырырга, аларны дәртләндерергә, аларның үзләре генә түгеллеген аңларга булыштык. Һәм, без моны булдырдык дип уйлыйбыз...».