Кама Аланыннан Умяровлар гаиләсе Алтын туй уздырдылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 12 апрель көнне Умяровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр. Таир Вәлиулла улы һәм Наилә Исмәгыйль кызы оч кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер алар 12 оныкның уңышларына шатланып яшиләр.

Зур һәм тату гаилә Кама Аланы поселогында һәркемгә таныш. Бүгенге көндә гаилә башлыгы шигырьләр яза, ә һәләл җефете Наилә Исмәгыйл кызы аның гомерлек терәге. Бүгенге көндә Таир Вәлиулла улының ике шигырьләр җыентыгы чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International