12 апрельдә Бөгелмә шәһәренең ЗАГС бүлегендә 7 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары кунак булды. Югары сыйныф укучылары белән гаиләнең мөһимлеге, гаилә кыйммәтләре һәм ир-ат белән хатын-кыз арасындагы гармонияле мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итүче төп компонентлар турында әңгәмәне ЗАГС бүлеге начальнигы Элла Демченко үткәрде.
Әңгәмә гаилә демографик мәгълүматлары булган слайдлар белән үрелеп барды. Балалар ЗАГС органнары тарихы, дәүләт теркәвенең төп төрләре белән таныштылар, яңа супер сервислар һәм шәхси визитсыз электрон рәвештә гариза бирү мөмкинлеге турында белделәр. Ахырда ЗАГС бүлеге архивы белән таныштылар, барлык кызыклы сорауларга җаваплар алдылар.