Россия космонавтикасы көнендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023 елның 12 апрелендә кеше беренче тапкыр космоска очуга 62 ел тулды. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Россия косманавтика көнендә паспортлар тапшырылды.

Әлеге мөһим вакыйга белән тантаналы шартларда балаларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Шадрина котлады. «Кадерле балалар, без бу көнне очраклы гына сайламадык. 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин Восток космик корабында Җир тирәли оча. Шул вакыттан бирле 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Хәзер, минемчә, сез паспортның кайсы көнне бирелгәнен беркайчан да онытмаячаксыз. Сезнең алдыгызда уку, эш тора һәм мин сезнең һәр гамәлегез белән Россия гражданнары булуыгызны исбатлый алуыгызны телим». Балаларга паспортлары белән бергә истәлекле бүләкләр-паспорт тышлыклары, дәфтәрләр һәм каләмнәр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International