2023 елның 12 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 7пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Джумаев Кобилжон Мукимжон угли һәмРобия Эмомали кызы гаиләсендә булды. 24 март көнне аларның гаиләсендә ике кыз бала дөньяга килде. Яңа туган сабыйларга Мөслимә һәм Мөбинә исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырды. Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.