Космонавтика көнендә Баулы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Космонавтика  көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бәйрәм көнне  Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 6 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны район җитэкчесе урынбасары Ринат Хамидуллин,  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.

Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары  белән килүләре шатландыра. Чөнки бу – гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International