Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан 20 ноябрьдә Апас мәктәбендә төрле өлкә вәкилләре белән мөһим очрашу узды. Татарстан Юстиция Министрлыгы тарафыннан безнең районга куратор итеп билгеләнгән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең II разрядлы белгече Әмир Җаббаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, район адвокатлар коллегиясе җитәкчесе Татьяна Зәйнуллина, район Советы юридик бүлек җитәкчесе Рамил Гыйбадуллин, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова, опека һәм попечительлек бүлеге белгече Рания Абубакирова балалар белергә тиешле төп хокуклар хакында чыгыш ясадылар. Биредә катнашкан балаларны борчыган транспорт йөртү, юл-йөрү, БДИ тапшыру кагыйдәләре кебек һәм башка мөһим сорауларга җавап бирделәр.
Болгардагы 1нче урта мәктәп базасында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды.
Әлеге очрашуга өлкән класс укучылары, аларның әти–әниләре, педагоглар чакырылды. “Школа превосходства” видеоролигын караганнан соң Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы киңәшчесе Лилия Морадыймова чыгыш ясады.Бу тантанада паспорт алырга вакыт җиткән яшь егетләр һәм кызлар катнаштылар. Киров ГХАТ бүлегенең җитәкесе килгән яшьләргә Россия гражданы паспортын һәм Россия Федерациясенең топ законы - Конституциясен тапшырды.
20 нче ноябрьдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 24 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Укучыларны хөрмәтле ветеран А.Галиакберов, Баулы районының УФМС бүлеге җитәкчесе Р.Гарипова котладылар. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. Яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2014 нче елның 20 нояберендә Зәй шәһәренең 5 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең баш белгече Ландыш Ананьева һәм “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Юлия Комиссарова тарафыннан “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Гаилә тормышының кытыршы яклары турында психолог чыгышында яктыртылды. Балалар анкета сорауларына актив җавап биреп, темага кагылышлы тестларны чишеп, гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
20 ноябрь Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә балаларга хокук нормалары көне билгеләп үтелде. Балаларга, аларның әти-әниләренә,опекуннарына гражданлык хәле актын теркәү өлкәсендә бушлай ярдәм күрсәтелде.
Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү Федераль законы нигезендә безнен илдә 2014 елның 20 ноябре балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне дип билгеләнде.